Татарстанда бушлай юридик ярдәм күрсәтәләр
Бу кемнәргә кагыла?
3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан Татарстанда республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча тугыз төрле чара үткәрелә.
Алар «Татарстан Республикасында юстицияне үстерү» дәүләт программасы кысаларында оештырыла, дип хәбәр итте ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте.
«Түләүсез юридик ярдәм сорап медицина реабилитациясе һәм инвалид балаларны шифаханә-курортта дәвалау һәм башка мәсьәләләр буенча махсуслаштырылган белем бирү оешмасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин», – дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.
Чараларда Татарстан Дәүләт Юрбюросы хезмәткәрләре, профильле министрлыклардан, федераль һәм күзәтчелек органнарыннан юристлар катнашачак.
Чаралар белән ТР Юстиция министрлыгының рәсми сайтында танышырга була.
Фото ТР Юстиция минитсрлыгы сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев