Татарстанда бушлай юридик ярдәм күрсәтелә башлаячак
Бу мәҗбүри күченүчеләргә һәм качакларга кагыла
Бүген Дәүләт Советы утырышында, беренче укылышта һәм гомумән алганда, республиканың бушлай юридик ярдәм күрсәтү турындагы законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты кабул ителде.
Әлеге законның кабул ителүе республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурилыгы белән бәйле. Федераль законнар бушлай юридик ярдәм алу хокукы булган гражданнар категорияләре исемлеген киңәйтә. Мондый хокук мәҗбүри күченүчеләр, качаклар дип тануны сораучы затларга бирелә.
"Билгеле сәбәпләр аркасында Украина, Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә даими яшәү урынын мәҗбүри ташлап киткән һәм Россия территориясенә килгән яки илнең башка субъекты территориясенә эвакуацияләнгән Россия Федерациясе, Украина гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар саны артты. Аларның күбесе төрле характердагы мәсьәләләр буенча бушлай юридик ярдәмгә мохтаҗ. Әмма әлегә кадәр алар аны алу хокукына ия булмаганнар", — дип ассызыклады Игорь Бикеев, әлеге законга аңлатма биреп.
Шулай ук парламентарий әлеге ихтыяҗны ул Чаллыда гражданнарны кабул итү вакытында да ачыклавын билгеләп үтте. "Луганск Халык Республикасыннан күченеп килгән хатын-кыз юридик мәсьәләләр буенча консультация сорап мөрәҗәгать итте, бу консультация аңа минем һәм ярдәмчем тарафыннан күрсәтелде", — дип сөйләде Игорь Бикеев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев