Фаҗига Арча районы Түбән Курсада килеп чыккан. Анда ындыр табагын киптерү базында эшче һәлак булу факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү комитетының башлангыч мәгълүматлары буенча, 50 яшьлек ир-ат чокырга төшкәч, аның өстенә 10 тонна арыш орлыгын бушатканнар. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, хезмәттәшләре шактый вакыт узгач кына ир-атның юклыгын күреп алганнар. Ир-ат мөстәкыйль рәвештә чыгарга тырышкан, ләкин булдыра алмаган. Һәлак булган.
Тикшерүчеләр предприятиедә уздырыла торган эшләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен җаваплы вазыйфаи затларның гамәлләренә хокукый бәя бирергә ниятли.
Фото: пиксабай
Чыганак: Матбугат.ру
Нет комментариев