Татарстанда COVID-19 коронавирусына каршы бөтен теләгән кешегә вакцинация үткәрелә
Вакцина составында коронавирус юк, шуңа күрә прививка ясатканнан COVID-19 белән чирләп китү мөмкин түгел.
Ике тапкыр прививка ясату коронавируска каршы иммунитет барлыкка китерә. Бүгенге көнгә инде 50 меңгә якын кеше прививка ясаткан. Иммунитет формалашсын өчен аны ике тапкыр ясатырга кирәк.
Шул чакта иммунитет озак вакытка формалаша. Икенче тапкыр вакцина 21 көннән соң ясала.
Белгечләр аңлатканча, вакцина кешедә була торган аденовирусның рекомбинант кисәкчәләреннән гыйбарәт. Аның составындагы S-аксым протеины коронавирус тышчасында да бар. Нәкъ шуңа карата иммунитет барлыкка килә.
Вакцина составында коронавирус юк, шуңа күрә прививка ясатканнан гына COVID-19 белән чирләп китү мөмкин түгел.
Иммунитет формалашкан беренче чорда сакланырга кирәк: җәмәгать урыннарына бармаска, салкында туңып йөрмәскә, битлек кияргә.
Коронавируска каршы иммунитет икенче вакцинациядән соң 3 атна үткәч барлыкка килергә тиеш.
Чыганак:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев