Татарстанда «Чыршы» акциясе башланды
Аның максаты нинди?
15 декабрьдән алып 31 декабрьгә кадәр Татарстанда «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында ведомствоара «Чыршы» профилактика операциясе уза, аның максаты – Яңа ел алдыннан ылыслы урман агачларын саклау.
«Республикада ылыслы яшь агачлар күп булган урман массивларында көчәйтелгән патрульлек оештырыла, мобиль патруль төркемнәре эшли, аларның составына Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләре хезмәткәрләре белән берлектә Дәүләт урман инспекторлары керә. Законнарның үтәлеше тәүлек буе контрольдә тотыла», – ди ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров.
Моннан тыш, Әхмәров Татарстан халкына ылыслы агачларны махсус кибетләрдән алырга киңәш итә.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман агачларын законсыз кискән өчен 3 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф каралуын искә төшерәләр. Вазыйфаи һәм юридик затлар өчен ул югарырак – 20 дән 40 меңгә кадәр һәм 200 дән 300 мең сумга кадәр. Шул ук вакытта, әгәр табигатькә килгән зыян 5 мең сумнан артыкка бәяләнсә, хокук бозучыга РФ Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы яный.
«Штрафтан тыш, хокук бозучы урман хуҗалыгына китерелгән зыянны да капларга тиеш. Компенсация суммасы индивидуаль исәпләнә һәм агач токымына, аның үсү урынына һәм урманнарны яклау категориясенә бәйле», - дип аңлаттылар ведомствода.
Урман законнарын бозу очраклары турында 8-800-100-94-00 һәм 8-843-221-37-95 телефон номерлары буенча хәбәр итәргә була
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев