Татарстанда экологик өмәләр көннәре билгеле
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда экологик өмәләр көннәре билгеле

Эшне нәтиҗәле башкару өчен оператив штаблар оештырылачак.

Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр масштаблы санитар-экологик икеайлык башлана. Шәһәр һәм районнар 20 мартка кадәр территорияләрне җыештыру планын булдырырга тиеш иде. Эшне нәтиҗәле башкару өчен оператив штаблар оештырылачак. 

Әлеге икеайлыкның төп максаты – төрле зоналарны чисталыкта тоту, чүп полигоннарын тәртипкә китерү, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү. Эш барышында “Халык контроле” порталындагы хатлар да исәпкә алыначак. 


Нет комментариев