Татарстанда газга тарифларны расладылар
«Татар-информ» хәбәр итте.
Татарстанда табигый газ һәм каты чүп калдыклары белән эшләүче региональ операторлар хезмәтенә тарифлар арта.
ТР тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, 2026 елның 1 январыннан бер куб табигый газ 8, 41 сумнан 8,55 сумга җитәчәк. 1 октябрьдән ул 9,28 сумга җитә.
Каты чүп калдыклары белән эшләүче региональ операторлар хезмәте бәясе Татарстанның төрле төбәкләрендә төрлечә була.
Бер куб метр каты чүп-чарны чыгару 598,49 сумнан 608, 46 сумга, 1 октябрьдән 668, 70 сумга җитә.
«Гринта» ҖЧҖ хезмәт күрсәтүче районнарда тариф түбәндәгечә:
2026 январыннан 1 куб метр каты көнкүреш калдыгын чыгару 625, 19 сум, 1 октябрьдән 687,08 сум була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев