Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан муниципаль берәмлекләрендә "Хәтер бакчасы" акциясе узачак

Республика паркларында һәм скверларында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә агачлар утыртылачак.

Татарстанда «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте активистлары «Хәтер бакчасы»акциясе үткәрәчәк. Акция барышында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә агачлар утырту планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова хәбәр итте.

"Хәтер һәм дан елында барлык муниципалитетларда да "Хәтер бакчасы" акциясен үткәрү планлаштырылган. Һава торышы уңай булганда  без парк һәм скверларда агачлар утыртачакбыз. Яшьләрнең дә бу акциядә катнашуларын телибез", - дип сөйләде Захматова.

Аның сүзләренә караганда, акция Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында үткәреләчәк.

Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары, узган елның 21 гыйнварыннан 20 декабренә кадәр Татарстанда «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте активистларының 1076 Бөек Ватан сугышы ветеранына ярдәм күрсәтүләрен билгеләп үтте.

Татарстанда 33 мең 216 Бөек Ватан сугышы ветераны яши,алар арасында 1195 - турыдан-туры сугышта катнашучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев