Татарстанда иң яхшы "Автоледи-2020" не сайладылар
Конкурста Әлмәт районыннан Надежда Кнурова җиңүче булды
Бүген Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе бинасы янында егерменче таркыр «Автоледи» конкурсы узды. Конкурсны тантаналы рәвештә ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев, яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова, ТР баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов, «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов һәм Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева ачып җибәрделәр. «Машина йөртүче хатын-кызлар гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре саны ир-атлар гаебе белән чагыштырганда берничә тапкыр кимрәк», - дип уртаклашты ТР баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов. Конкурсның республика этабында барлыгы унике автомобиль йөртүче катнашты. Финалга чыгучылар арасына керү өчен үз төбәгеңдә узган бәйгедә җиңү яуларга кирәк иде. Быел төбәк ярышлары Әлмәт, Казан, Чистай һәм Чаллыда узды. Аларның һәркайсында өч җиңүче билгеләнде, алар нәтиҗәдә республика этабына күчтеләр. Барлык кызлар да конкурста беренче тапкыр үз көчләрен сынап карамый икән. Автомобиль хуҗалары арасында хәтта дүртенче тапкыр уңыш сынаучылар да табылды. Аларның сүзләренә караганда, конкурста җиңү — принцип эше. Нәтиҗәдә, «Автоледи-2020» мактаулы исемен Әлмәт районыннан Надежда Кнурова яулады. Мамадыш районыннан Венера Юмагужина-икенче, Лениногорск районыннан Диана Закирҗанова өченче булды. Барлык призерлар да кубоклар, дипломнар һәм акчалата премияләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев