Мошенникларга  - 740 миллион сум акча
Яңалыклар тасмасы

Мошенникларга - 740 миллион сум акча

Бу узган елга караганда кимрәк.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов әйтүенчә, 2026 елның январь-февраль айларында мошенниклар республикада халкының 740 миллион сум акчасын урлаган.

«Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу 246 миллион сумга кимрәк. Димәк, мошенниклыкка каршы көрәш һәм профилактика чаралары эшли», – дип белдерде ул. 

2025 елда республикада яшәүчеләр мошенниклар кармагына эләгеп 5,6 миллиард сум акчасыннан колак каккан.
 


хокук полиция суд сак булыгыз: мошенниклар

Нет комментариев