Татарстанда яшенле яңгыр, көчле җил һәм боз явуы көтелә
Синоптиклар шторм турында кисәтә
17 июньдә Татарстан территориясендә һәм Казан шәһәрендә һава торышы кискен начарлануы ихтимал. Чәршәмбе көндез һәм кичен республикада яшенле яңгыр һәм секундка 20 метрга җитүче давыл көтелә. Кайбер районнарда боз явуы да ихтимал.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкка саклык чараларын күрергә киңәш итә:
• Реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качып тормагыз.
• Урамнарда һәм юлларда хәрәкәт иткәндә чиктән тыш игътибарлы булыгыз.
• Балаларны караусыз калдырмагыз.
• Өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтегез.
Гадәттән тыш хәл килеп туса, ашыгыч хезмәтләрнең бердәм телефонына мөрәҗәгать итегез: 112.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев