Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда «Идел» яшьләр үзәге директоры вазифасына конкурс игълан ителде

Учреждение 1999 елдан бирле республикадан читтә яшәүче татарлар белән эшли

Республикада «Идел» яшьләр үзәге директоры вазифасына конкурс игълан ителде. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Учреждение 1999 елдан бирле республикадан читтә яшәүче татарлар белән эшли.

«Конкурста татар һәм рус телләрен ирекле белгән, мәгариф, яшьләр сәясәте, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган югары белемле РФ гражданнары катнаша ала», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә. Моннан тыш, кандидатның иҗтимагый һәм проект эшчәнлеге тәҗрибәсе булырга тиеш.

Конкурс өч этапта үткәрелә: читтән торып — 7-17 декабрьдә, көндезгесе — 21-23 декабрьдә һәм нәтиҗәләрне игълан итү 24 декабрьдән соң булачак. Читтән торып үткәрелгән этап барышында конкурсантлар оештыру комитетына резюме, мотивацияле хат һәм үзәкне үстерү концепциясен тәкъдим итәргә тиеш.

Конкурс шартлары белән тулырак ТР Яшьләр министрлыгы сайтында танышырга мөмкин. Материалларны s.mk@tatar.ru электрон почтасына «Директор вазифасы конкурсына» тамгасы белән җибәрергә кирәк

Бүгенге көндә «Идел» Татар яшьләре көннәре, «Милләтебез хәзинәләре» - «Сокровища нации» балалар профильле сменасы, «Иделем акчарлагы» - «Волжская чайка» яшь язучылар бәйгесе, татар яшьләре лидеры мәктәбе һ.б. проектларны тормышка ашыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев