Татарстанда юл хәрәкәтен чикләргә мөмкиннәр
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда юл хәрәкәтен чикләргә мөмкиннәр

«Татар-информ» көчле буран чыгарга мөмкинлеген хәбәр итте.

Синоптиклар фаразлавынча, бүген Татарстанда тизлеге 18 метрга кадәр җитәчәк көчле җил һәм буран көтелә, күз күреме 1000 метрга кадәр начарлана.

Һава торышы бозылу сәбәпле, трассаларның аерым участоклары вакытлыча ябылырга, шулай ук транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе кисәтә.

Исегезгә төшерәбез, республикада 27 гыйнварда 15:45 сәгатьтән Алексеевск – Әлмәт түләүле трассасы ябылган. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен кабул ителгән.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


буран һава торышы кискен үзгәрә

Нет комментариев