Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда кара еланнар уяна башлады

Бу хакта ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Беренче еланнарны республиканың Азнакай районында күргәннәр. Белгечләр әйтүенчә, йокыдан уянганда алар агрессив булырга мөмкин. Туфрак җитәрлек җылынмаса, яшеренә алмаудан куркалар. Яз көне агулары да аеруча көчле. 

Еланнарның активлыгы май аена туры килә. Еркычларны күргән очракта, ераграк китәргә һәм кискен хәрәкәтләр ясамаска киңәш ителә. Узган ел берничә шәһәрдәш еланнан зыян күреп хастаханәгә эләкте. Монда язган идек. 

Искәртергә кирәк, Татарстанда еланнарның дүрт төре - гади һәм дала кара еланнар, тузбаш елан (уж), бакыръелан (медянка)яши. Аларның иң агулысы — караелан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев