Республикада шоферларның каршы як полосага чыгуы нәтиҗәсендә 21 кеше һәлак булды
Татарстанда «Каршы як полоса» чарасы үтә
5-18 мартта Татарстанда «Каршы як полоса» дип исемләнгән профилактика чарасы уза. Республикада 2 ай эчендә каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә 45 юл-транспорт һәлакәте булды. Анда 21 кешенең гомере өзелде. 75 кеше төрле җәрәхәтләр алды.
Бу саннар артында кеше гомерләре, тирән кайгы һәм авыр травмалар тора.
Исегезгә төшерәбез! Юл йөрү кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф яисә 4-6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Кагыйдәне икенче тапкыр бозсаң1 елга таныклыктан колак кагуың бар.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр, сезнең куркынычсызлык һәм пассажирлар тормышы – сезнең кулларда.
Юл йөрү кагыйдәәләрен катгый үтәгез: юлларда куркыныч маневрлар ясамагыз, юл шартларын истә тотыгыз.
Исегездә тотыгыз: берничә минутны янга калдыру кеше гомере бәясенә тормый.
ТР Дәүләт автоинспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев