Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда көчле юл-транспорт һәлакәте: 3 кеше үлгән - фото

Кичә 16.30да 112 бердәм диспетчерлык хезмәтендә Биектау районында М7 трассасында көчле авария турында хәбәр алынган, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте. 820нче километрда DAF йөк фурасы һәм 14нче модельле Лада бәрелешкәннәр. Авария нәтиҗәсендә Лада йөртүчесе һәм аның ике пассажиры һәлак.

Һәлакәт урынына ПСЧ-113 ФПС янгын сүндерүчеләре һәм Россия ГТХМ Казан ПСО коткаручылары килеп җиткән. Һәлак булучыларны изелгән машинадан азат итәр өчен гидравлика авария-коткару җиһазлары кулланылган. Һәлак булучыларның шәхесләре ачыклана.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X