Татарстанда көчле кар явачак
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда көчле кар явачак

ГАИ инспекторлары кисәтә.

Синоптиклар фаразы буенча, 5 һәм 6 ноябрьдә Татарстан территориясендә җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин, көчле кар ява. Күз күреме 1 километрга кала. 

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә, бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан тыелып торырга, хәрәкәт тизлеген һава һәм юл шартларына карап сайларга, куркынычсызлык каешларын кулланырга һәм балаларны бары тик автокреслоларда гына йөртергә киңәш итә.


һава торышы кискен бозыла

Нет комментариев