Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда контракт төзүчеләргә бер тапкыр түләү күләме 1,7 миллион сумга җитте

Җирле хакимиятләр хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләрен үз карамагына ала.

Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр бер тапкыр 1 миллион 705 мең сум ала башлый. Түләү күләме арту Россия Президентының федераль түләү турында яңа указына бәйле. Аның нигезендә, 1 августтан ел азагына кадәр махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзүче хәрбиләргә федераль үзәктән бер тапкыр түләү күләме 400 мең сум тәшкил итә. Шул рәвешле Татарстанда контракт төзүчеләргә бер тапкыр түләү күләме 1,7 миллион сумга җитә:

Татарстан Республикасыннан – 1,005 млн сум;

Оборона министрлыгыннан – 400 мең сум;

Муниципалитетлардан – 300 мең сумга кадәр.

Яңа контрактчыларга, финанс ярдәменнән тыш, республика һәм федераль дәрәҗәдә барлык ташламалар, социаль ярдәм чаралары сакланып кала. Хезмәткәрләре контрактка кул куйган предприятиеләр хәрбигә әйләнүчеләрнең эш урынын саклап кала, хезмәт хакын түли һәм барлык кирәк-ярак белән тәэмин итә. Җирле хакимиятләр хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләрен үз карамагына ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев