Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда контракт төзүчеләргә түләүләр 2 миллион сумга кадәр арта

Бер тапкыр бирелә торган түләү Татарстан территориясендә контракт төзүче һәркемгә каралган.

Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру турында карар кабул ителде – 2 сентябрьдән ул 2 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу ил буенча иң югары түләүләрнең берсе. Моңарчы күрелмәгән ярдәм чарасы махсус операция хәрбиләренә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү теләге белән бәйле, дип яза «Татар-информ».

«Без барыбыз да сезнең алда бурычлы, егетләр. Үз гомерегезне куркыныч астына куеп, сез Ватанны һәм илебезнең тыныч киләчәген яклыйсыз», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов күптән түгел махсус операция хәрбиләре белән очрашуда.

Контрактчылар алачак сумма түбәндәге түләүләрне кушып исәпләнә:

Татарстаннан – 1,3 миллион сум,
РФ Саклану министрлыгыннан – 400 мең сум,
ТР муниципалитетларыннан – 300 мең сумга кадәр.
Махсус операция зонасында хәрбиләр акчалата тәэмин ителә – аена 210 мең сумнан башлап түләү ала.

Бер тапкыр бирелә торган түләү Татарстан территориясендә контракт төзүче һәркемгә каралган. Башка төбәкләрдә яшәүчеләрнең һәм чит ил гражданнарының юл һәм рәсмиләштерү вакытына яшәү чыгымнары түләнә. Ул бер көннән дә артык вакытка сузылмый. Чит ил кешеләренә һәм аларның гаиләләренә РФ гражданлыгы һәм ИНН алырга ярдәм итәчәкләр.

Татарстанда контракт төзүченең хәрби частьне һәм белгечлекне сайлау мөмкинлеге бар. Контрактны төзү белән хәрбиләргә шундук бер тапкыр бирелә торган түләү, обмундирование, барлык кирәкле әйберләр һәм медикаментлар комплекты бирелә. Махсус операция зонасына китәр алдыннан хәрби хезмәткәрләр хәрби әзерлек уза. Укулар Татарстан һәм Самара өлкәсендәге махсус полигоннарда үтә.

«Безнең халыкны, Донбасс һәм Яңа Россия халкын якларга кирәк. Килеп комплектланучы контракт буенча хәрби хезмәткәрләр – бик кирәкле эш. Чыннан да катлаулы вакыт, илгә яңа геройлар кирәк», - дип билгеләп үтте Россия Герое майор Айнур Сафиуллин. Ул хәзерге вакытта Казанда ялда.

Финанс ярдәменнән тыш, контрактчыларга республика һәм федераль дәрәҗәдә гамәлдә булган ташламалар гарантияләнә. Хезмәткәрләре контракт имзалаган предприятиеләр аларның эш урынын саклый һәм хезмәт хакы түли. Контракт буенча хәрби хезмәткәрләргә хәрби хәрәкәтләр ветераннары статусы бирелә.

Хакимият хәрбиләрнең гаиләләрен опекага ала. Махсус операция зонасында булган Татарстан хәрбиләре барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителә. Атна саен республикадан алгы сызыкка гуманитар конвойлар җибәрелә, алар хәрбиләргә азык-төлек продуктлары, туганнарыннан хатлар, транспорт, маскировка челтәрләре, рацияләр һәм башка кирәкле әйберләрне алып килә.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00; 8 (8552) 30-54-54 тф номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев