Татарстанда коронавирусны бу тәүлектә 37 кеше йоктырган
Арада ун Чаллы кешесе дә бар.
Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 37 яңа очрагы теркәлгән, берсе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар.
Казанда 12 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Чаллыда – ун очрак ачыкланган.
27 мартка Татарстанда COVID-19ның 19 272 очрагы теркәлгән.
Бүгенге көнгә 124 513 кешегә вакцина ясалды, шуларның 77 891 – икенче прививка ясатты.
Татарстанда вакциналаштыру буенча 153 пункт эшли.
Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.
3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.
4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу.
5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.
Фото: Зөһрә Вәлитова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев