Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда күп балалы гаиләләргә янгын турында хәбәр итүче җайланмалар урнаштыруның яңа этабы башланды

Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча бу елның язында 84 меңнән артык янгын турында хәбәр итүче җайланмалар урнаштырылачак.

 

Татарстанда күп балалы гаиләләргә янгын турында хәбәр итүче җайланмалар  урнаштыруның яңа этабы башланды. Бу  хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республика бюджеты акчалары хисабына бу язда 84 меңнән артык янгын турында хәбәр итүче җайланмалар бушлай урнаштырылачак», — дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Акцияне МЧС хезмәткәрләре инде бүген үк үткәрә башладылар. Алар өч кечкенә бала тәрбияләнүче гаиләдә булдылар. Фатирда янгын турында хәбәр итүче җайланма урнаштырып, бу җайланманың ничек эшләве турында сөйләделәр.

Гаилә башлыгы күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм мондый датчиклар бик файдалы, бигрәк тә күп кеше яши торган йортларда, дип билгеләп үтте.

«Безнең бит  балалар бар! Ә күпфатирлы йортта теләсә нәрсә килеп чыгарга мөмкин. Без үзебез дә янгын турында хәбәр итүче җайланмалар   сатып алырга теләгән идек. Гомумән, мондый җайланманы һәркемгә урнаштырырга кирәк", - диде гаилә башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев