Татарстанда күпбалалы аналар пенсияне арттыра ала
«Татар-информ» хәбәр итте.
2026 елда Татарстаннан күп балалы аналар пенсияләрен яңадан исәпләү хисабына арттыра ала.
Бала тәрбияләү буенча 1,5 яшькә кадәрге ял иминият пенсиясен формалаштырганда исәпкә алына. Димәк, бу чор иминият стажына керә һәм аның өчен пенсия баллары исәпләнә. Исегезгә төшерәбез, иминият пенсиясен алу өчен кимендә 15 ел стаж һәм 30 пенсия баллы кирәк.
Әмма узган елга кадәр чикләү гамәлдә булган. Аның буенча пенсияләрне исәпләгәндә дүрт декрет отпускы исәпкә алынган. Ягъни бала карау буенча ялда булу чорында хатын-кыз алты елдан да артык булмаган иминият стажы ала алган. Әгәр дә ул декретка бишенче һәм аннан соң да китсә, бу яллар инде исәпкә алынмый. Димәк, аның иминият стажы да, пенсия баллары да исәпләнми.
2026 елдан әлеге чикләү гамәлдән чыгарылды, шуңа күрә стажда бала карау буенча ялда булуның 1,5 яшькә кадәрге барлык чорлары исәпкә алына. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган аналар пенсия түләүләрен арттыру һәм яңадан исәпләү өчен гариза бирергә хокуклы. Моны Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки шәхсән социаль Фонд бүлегендә эшләргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев