Татарстанда Курск өлкәсе кешеләре өчен махсус счет һәм ярдәм җыю пунктлары ачылды
Эшне «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте алып бара.
Бүген Татарстанда Курск өлкәсендә зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю эше башланып китте. Казанда аларга кирәкле әйберләрне җыю өчен ике нокта оештырылган, тагын берсе Чаллыда эшли. Акча җыю өчен дә махсус счет да булдырылды.
Эшне «Ярдәм янәшә!" республика хәрәкәте алып бара. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башкарыла.
Татарстан башкаласында әйберләрне ике адрес буенча кабул итәләр:
Патрис Лумумба ур., 4 йорт, каб.112
Вишневский ур., 10 йорт, керү Лесгафт ур. ягыннан.
Чаллыда гуманитар ярдәмне Таң ур., 136/1 адресына китерергә була.
Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә кирәкле әйберләр: балалар һәм өлкәннәр өчен яңа киемнәр, урын-җир, сөлгеләр, шәхси гигиена чаралары, азык-төлек, шешәләргә тутырылган су, микродулкынлы мичләр, генераторлар.
Моннан тыш, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды акча җыю үткәрә (420124, Россия, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Меридианная ур., 4 йорт, 3нче офислар үзәге).
Тулырак мәгълүматны 8(843) 528-29-00 телефон номеры, abcrt@mail.ru почтасы яки Фонд сайтында белешеп була.
Благотворительный фонд «АК БАРС СОЗИДАНИЕ»
ОГРН 1061600052425
ИНН/КПП 1658079690/165701001
р/с 40703810100020000999 в ПАО «АК БАРС» БАНК
БИК 049205805
корреспондентский счет
30101810000000000805
назначение платежа «Помощь жителям Курской области».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев