Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда малайларны өенә чакыртып көчләгән педофилны тоттылар

Хокук сакчылары белдерүенчә, кимендә 3 бала зыян күргән.

Яшел Үзән шәһәрендә балаларны өенә чакыртып көчләүдә гаепләнүче ир-атны кулга алдылар. Бу хакта ТР Тикшерү комитеты хәбәр итте. 

Педофил корбаннарын PUBG Mobile уены аша эзли торган була. Танышкач, өендә уйнарга чакыра һәм шунда сексуаль гамәлләрен кыла. 

Хокук сакчылары әйтүенчә, кимендә 3 мәктәп укучысы зыян күрә. Тик аларның берсе генә, 8нче сыйныф укучысы, әти-әнисенә сөйләргә кыюлык таба. Егет әйтүенчә, ул геймер  белән мобиль уен вакытында таныша. Исеме Андрей, 43 яшь. Ир-ат егетне уйнарга өенә чакыра һәм көчли.

Әлеге хәбәр хокук сакчыларына мәгълүм булгач, башка егетләрнең дә зыян күрүе ачыклана. Шунысы билгеле: педофил гамьсез эш белән узган елның сентябрь аеннан бирле шөгыльләнгән. 

Гаепләнүчегә карата җинаять эше кузгатылды. Ул 2 айга СИЗОга җибәрелде. Тикшерү бара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев