Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда массакүләм чараларны тыйдылар

Татарстанда 28 февральдән массакүләм чаралар уздыруга тыю кертелә. Тиешле карар Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзаланды һәм хокукый мәгълүмат сайтында басылып чыкты.

Әлеге карарда 28 февральдән эпидемиологик хәлне яхшыртуга кадәр "әлеге карар белән башкасы билгеләнмәгән булса, гражданнар катнашында массакүләм чаралар уздыру" тыела дип язылган.

Моннан тыш, ТР сәламәтлек саклау министрлыгына Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясеннән килгән кешеләргә коронавируска тест ясау да йөкләнгән. Барлык үзгәрешләр 28 февральдән үз көченә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар