Татарстанда «Минем субсидияләр» сервисы аша 2,4 млрд сумга 15 меңнән артык гариза хупланды
Ярдәм онлайн рәсмиләштерелгән
2026 елның беренче биш аенда Татарстан халкына 2,4 млрд сумлык ярдәм чараларына 15,2 мең гариза хупланган. Бу авыл җирендә яшәүчеләр, эшкуарлар һәм компанияләр өчен "Минем субсидияләр" сервисы аша онлайн рәсмиләштерелгән ярдәм. Ел башыннан бирле платформага татарстанлылар барлыгы 18,9 мең гариза тапшырган.
"Минем субсидияләр" ярдәм алу өчен, документларны өйдән яки офистан чыкмыйча гына, тапшырырга мөмкинлек бирә. Адымлы алгоритм гаризаны тутырганда хаталар булдырмаска ярдәм итә, ә шәхси кабинетта гаризаны карау статусын күзәтергә мөмкин.
Хәзер платформада 21 республика ярдәме чарасы тупланган. Исемлек төрле тормыш һәм һөнәри хәлләрне үз эченә ала. Сервис аша, мәсәлән, «кIТык» ИТ-компанияләр өчен региональ программага гариза бирергә, «Ясалма фәһем өлкәсендә алгарыш » грантына конкурста катнашырга, яисә авыл хуҗалыгы производствосын техник модернизацияләүгә акча алырга мөмкин.
Сервисны Татарстан Цифрлы трансформация үзәге камилләтерә. 2024 елда сервис «ГосТех» федераль экосистемасының бер өлеше булды — гражданнар һәм бизнесның дәүләт белән үзара хезмәттәшлеге өчен бердәм цифрлы мохит. Платформада кулланучыларның чын ихтыяҗларын исәпкә алып булдырылган уңайлы сервислар чыгарылган.
"Минем субсидияләр" федераль дәрәҗәдә дә танылды: сервис "ПРОФ-IT.Инновация" илкүләм конкурсында "Болытлы чишелешләр" номинациясендә приз яулады.
«Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты ярдәмендә цифрлы карарлар яңа мөмкинлекләр ача, тормышны уңайлырак итә. Ә дәүләт хезмәтләрен онлайн кулланып була, шул исәптән илнең иң ерак почмакларында да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев