Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда мохтаҗларга 47 меңнән артык азык-төлек җыелмасы бушлай таратылды

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» проектының беренче этабында барлыгы 55 мең азык-төлек җыелмасы таратылачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган проектның беренче этабында инде 47 меңнән артык азык-төлек җыелмасы таратылган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бүгенге көндә барлык җыелмалар да районнарга җиткерелгән. 6 май киченә 47 мең 987 җыелма тапшырылган инде. Ике көн эчендә калганнарга таратылачак. Шулай итеп, без бу атнада азык-төлек җыелмалары бирүнең беренче этабын төгәллибез», - диде Галимова.

Мохтаҗ гражданнар, алар арасында ветераннар, ялгыз пенсионерлар, аз керемлеләр һәм кризис вакытында аеруча зыян күргән тармакларда эшләүчеләрнең балалары барлыгы дүрт шундый җыелма алачак. Проектның киләсе этапларында һәркемгә азык-төлек белән тагын өч тартма таратылачак.

Азык-төлек белән тәэмин ителүче кешеләрнең күбесе Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Чистайда, Бөгелмәдә, Әлмәттә яши.

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия проекты республикада 29 апрельдә башланып китте.

 

 

Чыганак: Татар-информ

Фото: chuprale-online.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев