Татарстанда озын яллар арта
Бу нәрсәгә бәйле?
2026 елда биш көнлек эш атнасы режимы буенча эшләүче татарстанлыларны сигез озын яллары көтә. Бу 2025 елга караганда күбрәк.
Январь аенда Татарстан халкы Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан 11 көн ял итәчәк. Февральдә озын ял көннәре 21еннән 23енә кадәр дәвам итәчәк, өстәмә ял көне Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү белән бәйле.
Мартта Татарстан халкы ике тапкыр өчәр көн ял итәчәк – 7-9 мартта һәм 20-22 мартта. Бу айда Халыкара хатын-кызлар көне һәм Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк (бәйрәм итүнең ахыргы датасы Татарстан Рәисе указы белән билгеләнә).
Май бәйрәмнәре 1 майдан 3 майга кадәр һәм 9 майдан 11 майга кадәр дәвам итәчәк.
Июньдә татарстанлылар 12 июньнән 14 июньгә кадәр ял итәчәк, бу Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле.
Татарстан Республикасы көне булуга карамастан, августта ТР халкының озын ял көннәре булмый, чөнки 30 август ял көненә туры килә. Шуңа күрә ул күчерелми.
Ноябрьдә озын ял көннәре ТР Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә 6 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Шулай ук ел дәвамында Татарстанда яшәүчеләрнең атна уртасында ике ял көне булачак – 27 май (Корбан бәйрәме, ТР Рәисе указы белән билгеләнәчәк) һәм 4 ноябрь (Халыклар бердәмлеге көне).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев