Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 70 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бер тәүлек эчендә 7,8 мең кеше коронавируска тест узган.

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 70 яңа очрагы ачыкланган.Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 70 очрагы теркәлгән.

«Шул рәвешле, Татарстанда коронавирус йоктыручыларның гомуми саны 17 237 кешегә җитте», - дип искәртте спикер.

Авдонина сүзләренчә, белгечләр бер тәүлек эчендә коронавируска 7 890 тест үткәргән.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков Татарстанда 13 704 кешенең коронавирустан терелүен әйтте.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев