Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Урыны белән җилнең тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитәчәк.

Татарстанда көчле җил сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый хәбәр таратты.

Бүген һәм иртәгә көн дәвамында республика территориясендә көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк, аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Урыны белән хәтта тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитәчәчк дип фаразлана.

Бофорт шкаласы нигезендә, секундына 13,9-17,1 метр тизлектәге җил – көчле, 17,2-20,7 метр тизлектәгесе – бик көчле, 20,8-24,4 метр тизлектәгесе – давыл, 24,5-28,4 метр тизлектәге җил көчле давыл дип атала.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев