Татарстанда тагын да суыта
Синоптиклар фаразы.
Иртәгә, 23 январь Татарстанда тагын да суыта. Һава температурасы иртән һәм төнлә -23 градуска кадәр төшәчәк. Урыны белән -28 градус булачак. Көндез бераз җылырак – -10..-15 градус.
24-25 январьда төньяк-көнбатыш антициклоны йогынтысы нәтиҗәсендә һава торышы тагын үзгәрәчәк. Урыны белән кар явачак. Әмма бераз җылырак булачак дип ышандыра Республиканың гидрометеорология үзәге белгечләре. Көндез -7.. -12 булса, төнлә -12..-17 градус.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев