Татарстанда укучыларга акча биреләчәк
Бу акчаны кемнәр ала алачак?
Татарстанда «Физик-химик алгарыш» проектында катнашучы иң яхшы 200 укучы 69ар мең сум акча алачак.
5–6 нчы сыйныф укучылары арасында – 50, 7 нче сыйныфлар арасында – 30 һәм 8–11 сыйныфлар арасында 120 баланы бүләкләячәкләр. Бу хакта ТР Хөкүмәте карары чыкты.
Бу акчаны алырга теләүчеләр түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш: әйбәт укырга, табигать фәннәре буенча түгәрәкләрдә шөгыльләнергә, фән олимпиадалары һәм бәйгеләрдә уңышларга ирешергә, шулай ук фәннәрне алга таба өйрәнү белән кызыксынуларын күрсәтергә.
Бөтенроссия олимпиадалары һәм халыкара олимпиадаларда катнашучыларга әлеге программада катнаша алмый. Моннан тыш, укучыларга бер үк вакытта «Физик-химик алгарыш» һәм «Физик-математик алгарыш» программалары буенча акча алу мөмкинлеге бирелми. Фәкать бер программада гына катнашып була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев