Татарстанда укытучылар өчен грантлар күләмен 15% арттыралар
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда укытучылар өчен грантлар күләмен 15% арттыралар

Кайсы фән укытучыларына кагыла?

Республикада физика, математика, информатика фәннәрен укытучыларга грантларны 15% арттырып түләргә җыеналар. Министрлар кабинеты карарының проекты  коррупциягә каршы экспертиза уза.

Номинацияләр һәм грантлар күләме:

Физика-математика профиле укытучысы —344,8  мең (100 данәдән артык түгел)

Физика-математика профиле буенча яшь укытучы – 275,8 мең (150 данәдән артык түгел)

Физика-математика түгәрәге җитәкчесе – 103,4 мең (100 данәдән артык түгел)

 Әлеге грант быел 19 майда гамәлгә керде. Аның максаты – төгәл фәннәрнең сыйфатын үстерү, педагогларның мөмкинлекләрен арттыру.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев