Татарстанда уртача хезмәт хакы 94 мең сум
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда уртача хезмәт хакы 94 мең сум

Сезнең хезмәт хакы арттымы?

2026 елның январь-март айлары буенча республика халкының уртача хезмәт хакы 94,1 мең сум. Узган елның шушы вакытка алынган күрсәткечләр белән чагыштырганда, бу сан 16 процентка артыграк.

Иң югары хезмәт хакы алучылар мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә эшли, монда уртача хезмәт хакы 150 мең сум. Лидерлар рәтендә финанслар һәм иминиятләштерү өлкәсе, фәнни тикшерүләр, файдалы казылмалар алу.

Иң түбән хезмәт хаклары күчемсез милек белән операцияләр өлкәсендә. Кунакханә, җәмәгать туклануында да да акча күп түләнмәгән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


деньги зарплата

Нет комментариев