Татарстанга антлантик циклоннар килә
Әбиләр чуагы бетә?
Татарстанда салкынайта. Чәршәмбе көнне һава температурасы -1 градуска кадәр төшәчәк һәм пәнҗешәмбе, 18 сентябрьгә кадәр торачак. ТР Гидрометеорология үзәге кисәтү белән чыкты.
17 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә һава температурасы + 2.. +7 градус булачак. Туфракта ул - 1 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +17.. +22 кадәр җылыначак. Бу көнне шулай ук көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә җил исәчәк. Явым-төшем көтелми. Чәршәмбе көнне дә шундый ук һава торышы көтелә.
КФУ метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итүенчә, бу атна ахырында Татарстанга төньяк атлантик циклоннар киләчәк һәм акрынлап салкынайта башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев