Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанга «Авыл укытучысы» программасы кысаларында 72 педагог килгән

«Татар-информ» хәбәр итте.

«Авыл укытучысы» федераль программасын гамәлгә ашыру чорында Татарстанга илебезнең төрле төбәкләреннән 72 педагог эшкә килгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина  хәбәр итте . –   «Авыл укытучысы» программасы кысаларында безнең мәктәпләргә көллият тәмамлаучылар да эшкә килә. Арча педагогика көллиятеннән – өч, Чаллы педагогика көллиятеннән бер укытучы килде. Аларга миллион сум бирелде». 
Татарстанда «Авыл укытучысы» федераль программасы 2020 елдан бирле гамәлдә. Әлеге программа буенча авылларга, шәһәр тибындагы бистәләргә яки 50 меңгә кадәр кеше яши торган кечкенә шәһәрләргә эшкә килүче укытучыларга бер тапкыр 1 миллион сум компенсация түләнә.
2020 елда республикага Россиянең башка төбәкләреннән – 13, 2023 елда –  23, 2021 елда – 11, 2024 елда – 3, 2022 елда – 10, 2025 елда 12 укытучы килгән.
РФ Президенты Владимир Путин 2019 елда  «Авыл укытучысы» программасын кабул итәргә тәкъдим итте. 
2025 елның 1 январыннан ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Педагоглар һәм остазлар» федераль проектына керә. Программа 2030 елга кадәр гамәлдә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Авыл укытучысы» федераль программасы «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Педагоглар һәм остазлар» федераль проект