Татарстанга бураннар килә
ГАИ машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итә.
Гидрометеорология үзәге бүген Татарстанда һава торышының начараюын фаразлый. Көндез буран чыгу ихтималы зур.
Республика территориясендә секундына 15-18 метр тизлектә җил көтелә.
Буран вакытында күз күреме 1-2 км.
Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан трассаларда хәрәкәт чикләнергә мөмкин.
Дәүләт автоинспекциясе шәхси машина йөртүчеләрне кичкектерелгесез эшләр килеп чыкмаганда юлга чыкмаска чакыра.
Бүген Чаллыда иртән - 19, көндез 12 градус салкын булуы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев