Татарстанга салкыннар килә
Һава температурасы -33 градуска кадәр төшәчәк.
4 февраль көнне республикада иртәнге һәм төнге якта -23...-28 градус салкын булачак. Урыны белән градусниклар -31 һәм аннан түбән саннарны күрсәтәчәк. Көндез һава температурасы -19...-24 градус булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.
Иң салкын төн 5 февральгә туры килә. Һава температурасы төнлә -28 градуска кадәр төшәчәк. Татарстанның көнчыгыш районнарында – -33 градуска кадәр. Көндез -16...-21 градус салкын булачак. Явым-төшемнәр көтелми. Юлларда бозлавык сакланачак.
6 февральдә бераз җылытачак. Көндез -9..-14 булса, кичен -14..-19 градус салкын.
7 февральдә һава торышы тагын үзгәрә. Һава температурасы -6..-11 кадәр күтәрелә. Әмма көнбатыш атмосфера фронты нәтиҗәсендә, урыны белән бураннар көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев