Татарстанга стелс-омикрон киләме?
Роспотребнадзорда «стелс-омикрон»ның Татарстанга килү ихтималын кире какмадылар.
«Стелс-омикрон» штаммы аркасында Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар янә артырга мөмкин. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ясаган чыгышында шулай дип белдерде.
«Яңа – «стелс-омикрон»ның алгы планга чыгуы, Европа илләре, Кытай һәм Таиландта коронавирус йоктыручыларның бик тиз артуы аркасында Россиягә дә, шул исәптән безнең республикага да чираттагы дулкын килергә мөмкин», - диде ведомство башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, Россиядә расланган очраклар арасында «стелс-омикрон»ның өлеше инде 20 процентка якын тәшкил итә. Нигездә, коронавирусның әлеге штаммын йоктыручылар Мәскәүдә, Ростов өлкәсендә, Марий Эл һәм Башкортстан республикаларында ачыкланган.
Патяшина хәбәр иткәнчә, март аенда коронавирусның 21 865 очрагы ачыкланган – бу февраль белән чагыштырганда өч тапкыр азрак. Әмма мартның соңгы көннәрендә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны кимү тукталды диярлек.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин киңәшмәдә искәртеп үткәнчә, коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны кимүгә дә карамастан, кисәтү чаралары катгый үтәлергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев