Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанлылар бушлай яңа һөнәр үзләштерә ала: популяр курслар һәм хезмәт хаклары

2025 елда Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты ярдәмендә 6,5 меңгә якын кеше яңа һөнәргә укый.

Теләсә кайсы яшьтә эшчәнлек өлкәсен алыштырырга һәм аена 130-140 мең сумга кадәр акча эшли башларга мөмкин, әмма моны 25-35 яшьтә эшләү җиңелрәк. Яңа һөнәрне ничек бушлай үзләштереп була? Тәҗрибәсез килеш кайда эшкә алалар? Иң югары хезмәт хаклары кайда? Әлеге сорауларга җаваплар – түбәндәге язмада. 

Кешеләр һөнәрен күбрәк ни өчен алыштыра?
Эше илһамландырмый, үсәргә мөмкинлек бирми башлавын сизгәндә кеше һөнәр алыштыру турында уйлана. Кайвакыт бу тышкы үзгәрешләр белән бәйле – яңа технологияләр, һөнәрләр, мәшгульлек форматлары барлыкка килә. Ә кайчакта моның сәбәбе – эчке үзгәрешләр. 
ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, соңгы елларда һөнәр алмаштыру киң таралган күренешкә әйләнде.
Сәбәпләре:
- үз һөнәреңнән ару – күп очракта белгечләр 5-7 ел эшләгәннән соң эмоциональ яктан арый башлый;
- финанс перспективалары – югарырак хезмәт хакы түләнә торган эш эзләү;
- шәхеснең үсеше – яңа талантларны һәм сәләтләрне тормышка ашыру теләге;
- цифрлы трансформация – Татарстанда IT-кластер актив үсә һәм традицион һөнәр кешеләрен җәлеп итә.

Мәгълүм булганча, цифрлы трансформация мәшгульлекнең яңа формаларын булдырды. Болар:
- дистанцион рәвештә эшләү;
- платформада эшләү: хезмәтләр яки товарларны клиентлар соравы буенча цифрлы платформалар аша күрсәтергә яки сатарга була;
- көнкүреш бурычларны автоматлаштыру.

Һөнәр алыштыру өчен иң яхшы вакыт
Белгечләр әйтүенчә, эш алыштыру теләге ешрак 25-35 яшьтә күзәтелә. Кеше инде эшләп караган һәм беренче һөнәрен ошатмавын аңлаган, һөнәри үсеш өчен җитәрлек тәҗрибә туплаган. Яшьләр әле гаилә корырга ашыкмый, бу яңа һөнәр үзләштерергә мөмкинлек бирә. 
40-50 яшьтә исә «гомер уртасы кризисы» була. Кеше гомеренең яртысы үткәнен аңлый, ә ул үз эшеннән канәгать түгел, башка эш белән шөгыльләнергә тели.
«Һөнәр алыштыру өчен иң яхшы вакыт – 25-35 яшь. Яшьләр яңа эшкә тизрәк өйрәнә. 45 яшьтән өлкәнрәк кешеләр үзенең тормыш тәҗрибәсен куллана һәм еш кына шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый», – дип ассызыкладылар матбугат хезмәтендә. 
«Машина йөртүчегә, тегүчегә, аналитикка укыйлар»
Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүче актив чаралар» федераль проекты ярдәмендә бушлай укырга яки яңадан һөнәр үзләштерергә мөмкин. 2025 елда программада кемнәр катнаша ала:
- 50 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк кешеләр, пенсия алды яшендәге гражданнар;
- бала караучы һәм 3 яшькә кадәр бала карау өчен ялда булган кешеләр;
- хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм 7 яшькә кадәрге мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хатын-кызлар;
- инвалидлар;
- мәшгульлек хезмәтендә теркәлгән эшсез кешеләр;
- хәрби хәрәкәтләр ветераннары;
- 35 яшькә кадәрге яшьләр һәм башка категорияләр. 

«Укыту 360 һөнәрдән торган исемлеккә туры килә торган белем бирү программалары нигезендә оештырылган. 10 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, укуга 6 474 кеше керешкән», – дип хәбәр иттеләр ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә. 
Кешеләр пилотсыз очучы аппаратлар операторларын өйрәтүче инструктор, электр белән эретеп ябыштыручы, слесарь, программа белән идарә ителә торган станок операторы, йөк транспорты һәм автобус йөртүче белгечлекләрен теләп үзләштерә, тегүчегә, оешмаларда мәгълүмати иминлекне тәэмин итүче белгечкә, аналитикка укый.
«Узган елда «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында 4 385 кеше укып чыкты. Бу планнан 36 процентка күбрәк. Уку узучыларның 80 проценты эшкә урнашты. Бухгалтерлык эшчәнлеге, персонал белән идарә итү һәм кадрлар стратегияләре белән бәйле белем бирү программаларына ихтыяҗ зур булды», - диделәр матбугат хезмәтендә.
Хатын-кызлар логистика, смета эше, программа продуктларын сынау, педагогика һәм мәктәпкәчә белем бирү, психология, кадрлар администрациясе кебек читтән торып эшләргә мөмкинлек бирә торган укыту программаларын сайлаган.
«Татарстан халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» программасы кысаларында эшсез гражданнарны бюджет акчаларына укыталар. Быел 370 кеше белем ала. 
Шулай ук Казан, Чаллы, Яшел Үзән һәм Алабуга оборона-сәнәгать комплексының тугыз предприятиесе хезмәткәрләрен укыту һәм яңадан белем бирү эше алып барыла. 2025 елда барлыгы 8,5 меңгә якын татарстанлыны укыту планлаштырыла.
«Мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән очракта белгечләр эш эзләүчеләргә хезмәт урыны табу һәм карьера төзү планын төзергә ярдәм итәчәк», – дип билгеләделәр ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә.
«Эш бирүчеләрнең 50 проценты бер елдан азрак эш тәҗрибәсе булган яисә тәҗрибәсе булмаган кандидатларны карарга әзер»
Бүгенге көндә эш тәҗрибәсе булмаган кешеләр теләсә кайсы өлкәдә җиңел генә эш таба ала. Искәрмә буларак югары һәм урта менеджмент өлкәсен генә атарга була, ләкин анда да эш бирүчеләр тәҗрибәсез белгечләрне алырга әзер. Хәзер тәҗрибә түгел, ә укый, өйрәнә, аралаша, җайлаша, проблемалар чишә белү кебек сәләтләр күбрәк бәяләнә.
«Соңгы айда Татарстанда эш тәҗрибәсе булмаган белгечләр өчен иң күп вакансияләр сатулар, эшче персонал, транспорт, логистика, йорт персоналы һәм хезмәт күрсәтүче персонал, шулай ук ваклап сату өлкәсендә тәкъдим ителде», – дип аңлатты hh.ru сервисының оештыру үсеше буенча директоры Елена Петрова.
ТР Хезмәт министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда игълан ителгән вакансияләрнең яртысыннан күбрәген эш тәҗрибәсе аз булган яки бөтенләй булмаган кешеләр өчен вакансияләр тәшкил итә – 21,7 мең.
Эш бирүчеләр тәҗрибәсез кешеләрне шәхси сыйфатлар һәм укырга теләү мөһимрәк булган өлкәләргә алырга әзер. Мондый һөнәри өлкәләргә түбәндәгеләр керә:
- станок операторлары, төрле эш белән шөгыльләнүчеләр, товарлар төрүчеләр;
- сату, ваклап сату өлкәсе;
- хезмәт күрсәтү һәм җәмәгать туклануы, официантлар, барменнар, пешекче ярдәмчеләре, курьерлар (мондый вакансияләргә студентларны да алалар);
- административ эшчәнлек, офис-менеджерлар, сәркатипләр, ярдәмчеләр;
- логистика һәм склад хуҗалыгы, комплектлаучылар, йөк ташучылар, машина йөртүче-курьерлар;
- клиентлар сервисы өлкәсе, кол-үзәк операторлары, техник ярдәм күрсәтү белгечләре.
«2025 елда «Россия эше» кадрлар үзәге Татарстанда хезмәт базарына беренче тапкыр чыгучы 860 кешегә эшкә урнашырга ярдәм итте. Бу ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең 60 процентка якын өлеше. Эшкә урнашучылар арасында социаль әһәмиятле тармак һөнәрләренә иң зур ихтыяҗ булды», – дип сөйләделәр ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә.

«Беренче ел - адаптация чоры, хезмәт хакы югары булмаячак»
Иң кызыксындырган сорау: яңа өлкәдә хезмәт хакы нинди була? ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматларына караганда, безнең төбәктә эш тәҗрибәсе булмаган белгечләр өчен уртача хезмәт хакы 30 меңнән 63,5 мең сумга кадәр тәшкил итә. Тармакларда иң зур уртача хезмәт хакы файдалы казылмалар чыгару (63,5 мең сум), төзелеш (59 мең сум), транспорт һәм логистика (56,2 мең сум), эшкәртү җитештерүләре (55,4 мең сум) өлкәсендә.
Яңа өлкәдә беренче яхшы хезмәт хакы алу өчен 6 ай вакыт узарга тиеш. Һөнәри өлкәдәге уртача керем дәрәҗәсенә ирешкәнче бер-ике ел вакыт узачак. Даими үсештә булган очракта 3-5 елдан югары хезмәт хакы ала башларга мөмкин.
Наталья Рыбакова, «Татар-информ» (кыскартып бирелде)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт мәшгульлек кече һәм урта эшмәкәрлек