Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанлыларны спорт объектлары эшчәнлеген яңарту турында фикер алышырга чакыралар

Онлайн-чара 2020 елның 23 июлендә узачак.

ТР халкын «Covid-19 шартларында спорт объектларының куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм эшчәнлекне яңарту турында" онлайн-семинарда катнашырга чакыралар. Бу хакта коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика оператив штабы хәбәр итә.

Чара спорт объектларының эшчәнлеген торгызуны һәм шулай ук иминлеген тәэмин итү, аларның хуҗаларының һәм спорт чараларын оештыручыларның таләпләрен, чыгымнарын тикшерүне максат итеп куя.

Онлайн-семинарның бурычлары:

1. Физик культура һәм спорт өлкәсендә чикләүләр режимыннан этаплап чыгу буенча Россия Спорт министрлыгы һәм Роспотребнадзор таләпләрен үтәүне тәэмин итәргә.

2. Рәсми спорт чаралары вакытында җәмәгать тәртибе, җәмәгать куркынычсызлыгы һәм спорт объектларының террорчылыкка каршы якланганлыгы өлешендә таләпләрнең үтәлешен бәяләү. Кирәк булса, аларны яхшырту буенча тәкъдимнәр әзерләргә.

3. Термоконтроль белән тәэмин итү, битлек режимын саклау, социаль дистанция саклау, килүчеләрнең туплануын булдырмау, шул исәптән яңа биометрик технологияләр үзләштерү, видеоаналитика, интеграция һәм бурычларны берләштерү юлы белән куркынычсызлык, террорчылыктан яклану һәм Covid-19дан саклану", - диелә хәбәрдә. 

Каралачак төп мәсьәләләр: Спортчыларның, оештыручыларның һәм җанатарларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеге, эпидемиягә каршы чараларны үтәү, шулай ук җәмәгать тәртибен, куркынычсызлык һәм террорчылыкка каршы якланганлыкны саклау. Штаблар эшен оештыру, кызыксынган барлык органнар һәм оешмаларның уртак эшен оештыру. Covid-19 профилактикасы шартларында спорт чараларын оештыручыларның һәм спорт корылмалары хуҗаларының таләпләрен, процедураларын һәм чыгымнарын структуралаштыру. Чарада спорт инфраструктурасы объектлары, спорт федерацияләре һәм төрле спорт төрләре лигалары, спорт клублары һәм оешмалары, физкультура һәм спорт өлкәсендә идарә органнары җитәкчеләре, эчке эшләр министрлыгы һәм РФ ФСБ, Росгвардия һәм Роспотребнадзор вәкилләре катнашуы планлаштырыла.

Семинар-практикум 2020 елның 23 июлендә 11.00 сәгатьтә узачак. Ул якынча 2-2,5 сәгать дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев