Татарстаннан 721 мобилизацияләнгән ир-егет махсус операциягә китте
Аларны “Казан Экспо” җыю пунктыннан озаттылар.
“Казан Экспо” җыю пунктында халык шыгрым тулы иде. Ата-аналар, туган-тумачалар, балалар иң кадерле ир-егетләрен хәрби операциягә озатты. Исегезгә төшерәбез, мобилизацияләнүчеләр моңарчы Казанның танк училищесы полигонында 1 ай өйрәнүләр үтте. Хәзер алар Россиянең Үзәк хәрби округы территориясендә тагын өйрәнүләр узачак. Соңыннан хәрби операциягә җибәреләчәк. Казаннан барлыгы 721 ир-атны озаттылар.
Киләсе атнада тагын 3 төркем солдатлар китәчәк.
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев