Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның баш инфекционисты: Коронавирус көзен дә кабатланырга мөмкин

Халит Хәертынов әйтүенчә, халыкның 70-75 проценты авырмыйча, җәмәгатьчелектә иммунитет формалашмаячак.

Коронавирус, фаразланганча, июньгә кимесә дә, көзен авыру күтәрелеше тагын кабатланырга мөмкин. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хәертынов хәбәр итте.

«Яңа коронавирус инфекциясе июньгә кимесә дә, көзен авыру тагын барлыкка килүе ихтимал. Халыкның 70-75 проценты авырмыйча, җәмәгатьчелектә иммунитет формалашмаячак. Күпчелек шушы коронавирус белән авыргач кына вазгыять үзгәрергә мөмкин», — дип саный Халит Хәертынов.  

Баш инфекционист авыру күрсәткечләре кисәк үсмәве халыкның үзеннән торуын әйтте. Изоляция режимының әһәмиятен билгеләп үтте.

 

Татар-информ

Фото: Владимир Васильев 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев