Әгерҗедә яшәүче үзешчән рәссам Радик Ибрашев, бетон диварда Юрий Шатуновның портретын ясап, июнь ахырында вафат булган җырчының истәлеген мәңгеләштергән.
Граффити «Локомотив» стадионы янында барлыкка килгән. Автор «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, рәссамга Шатуновның портретын ясау үтенече белән җырчының фанаты мөрәҗәгать иткән, ул социаль челтәрләрдә кирәкле материалларга акча җыюны оештырган. «Кешеләр акциядә бик теләп катнашты, кемдер – 100, кемдер 200 сум күчерде. Миңа ул артыгы белән җитте һәм ике көндә җырчының портретын иҗат иттем», - дип сөйләгән рәссам.
Портретның биеклеге 2 метр, киңлеге 4 метр тәшкил итә.
Фото: Радик Ибрашев
Нет комментариев