Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның халык артисты Гөлүсә Җамалиева: "Мин 12 ел ураза тотам"

Соңгы вакытта артистлар, иҗат әһелләре Рамазан аенда ураза тота башладылар. Әлеге гыйбадәтне үтәү авырмы? Бу хакта үзләреннән белештек.

– Мин 12 ел инде ураза тотам. Бу изге айны ел саен көтеп алабыз. Аллаһка шөкер, улларым Айгиз белән Салават та ислам дине кануннары буенча яшиләр. Икесе дә уразада. Олы улым Айгиз гаиләдә беренче булып, татар-төрек лицеенда укыганда ук, ислам дине кануннары буенча яши башлады. Аллаһка шөкер, аның белән 2014 елда хаҗга да барып кайттык. Абыйсыннан үрнәк алып, Салават та ислам диненә керде. Ул унбер ел, аның 11 яшьлек улы Самир да бер көн дә калдырмый ураза тота. Мөмкинлек булганда бергә җыелып авыз ачабыз, догалар укыйбыз. Рәхәт һәм күңелле. Аллаһ Тәгалә кушканча яшәү рәхәт тә, дөрес тә, җиңел дә. Быел Рамазан ае бик уңайлы вакытка туры килде. Уразаларыбызны барыбызга да җиңел генә тотып бетерергә насыйп булсын иде, - ди Татарстанның халык артисты Гөлүсә Җамалиева. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман