Татарстанның Росреестры авыл хуҗалыгы өчен каралган җирләрне тикшерә башлады
Язгы кыр эшләре башлану белән ТРның җирләрен саклау һәм куллану буенча инспекторлар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә җир законнарын үтәү буенча махсус күзәтү эшенә тотындылар.
Күзәтчелек эше барышында 200дән артык хокук бозу очрагы теркәлгән инде.
Әгәр дә сез үзегездә булган җирләрдә җир законнары дөрес үтәлми, яисә бөтенләй хокукларыгыз бозыла дип санасагыз, ТР буенча Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз (Казан, Авангардная урамы, 74 йорт, 7нче подъезд, тел. (843) 255-25-22).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев