Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның халык шагыйре вафат

Татар җәмәгатьчелеге авыр кайгы кичерә.

Татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев вафат.

Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов хәбәр итте. Разил Вәлиевка 76 яшь иде.

Ул 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама (элеккеге Ширәмәт) районы Ташлык авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала, Түбән Кама урта мәктәбен 1965 елда тәмамлый. Шул ук елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Ике курсны тәмамлагач, Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүгә барып, әдәбият институтында белем ала.

Ул — 1979 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Соңрак бу хакта тулырак хәбәр итәрбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: разил валиев халык шагыйре разил вәлиев вафат