Тавык рулеты
Суынгач турап табынга чыгарырга була.
Тавыкның тиресен ипләп кенә салдырырга, сөякләреннән аерып итен вак итеп турарга. Итне 10 минут чамасы кул белән изәргә. 1 кг иткә 13 г исәбеннән тоз, тәменчә борыч, 100 мл шулпа, берничә изелгән сарымсак тырнагы кушарга.
2 сәгать торганнан соң пленкага паприка сибәргә, өстенә тавык тиресен җәяргә. Аның өстенә итне тигезләп җәеп, уртасына сары һәм караҗимешләр тезеп рулет итеп төрергә. Җеп белән яхшылап бәйләп, кайнап торган суга салып 1 сәгать пешерергә. Суынгач турап табынга чыгарырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев