Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тавышлансаң -150 мең сум штраф! Административ кодекска үзгәреш кертелә.

“Бердәм Россия” партиясе, атап әйткәндә, партия әгъзасы Ольга Павлова җитәкчелегендәге депутатлар төркеме, Административ һәм Торак кодексларына үзгәрешләр кертү турындагы башлангыч белән чыкты.

Алар күпкатлы йортларда 23.00 – 7.00 сәгатьләр аралыгында тынычлыкны бозган өчен җаваплылыкны федераль дәрәҗәдә көчәйтергә, гаеплеләргә штрафны 50-150 мең сумга кадәр арттырырга кирәк, ди. Әлегә күпкатлы йортларда тынычлыкны саклау проблемасы төбәкләр законнары белән көйләнә.

Шулай ук фатирларын арендага биргән хуҗаларга карата да җаваплылыкны арттырырга уйлыйлар. Әгәр дә арендатор шау-шу тудыра торган кеше икән, закон алдында фатир хуҗасы да җавап бирә, яки штрафка тарттырылырга мөмкин.

Шул ук вакытта кешеләрнең гадәти яшәешенә хас тавышлар, әйтик, бала елау, фатир буйлап атлагандагы аяк тавышы, санузел шаулавы һ.б. күршеләр тынычлыгын бозу булып исәпләнми.

https://kiziltan.rbsmi.ru/ 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев