Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төбәк олимпиадалары башланды

Мәктәп укучыларының бөтенроссия төбәк олимпиадалары башланды. Ул 2015 елның 13 гыйнварыннан 8 февраленә кадәр "Петровский" бистәсендә урнашкан "Регина" кунакханәсендә үтә. Аларда муниципаль этапта җиңү яулаган укучылар астрономия, инглиз, француз, немец, рус, татар телләре һәм әдәбияты, биология, физика, химия, география, математика, сәнгать, информатика, тарих, тормыш иминлеге нигезләре, җәмгыять белеме, физик тәрбия,...

Мәктәп укучыларының бөтенроссия төбәк олимпиадалары башланды. Ул 2015 елның 13 гыйнварыннан 8 февраленә кадәр "Петровский" бистәсендә урнашкан "Регина" кунакханәсендә үтә.

Аларда муниципаль этапта җиңү яулаган укучылар астрономия, инглиз, француз, немец, рус, татар телләре һәм әдәбияты, биология, физика, химия, география, математика, сәнгать, информатика, тарих, тормыш иминлеге нигезләре, җәмгыять белеме, физик тәрбия, экономика, экология буенча көч сынаша.

Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабы француз теле һәм астрономия буенча бәйгеләрдән башланып китте. Аларда муниципаль этапта иң көчлеләрдән саналган 28 Чаллы укучысы да катнашты. 8-11нче сыйныф укучылары арасында физика буенча олимпиадалар бүген - 16 гыйнварда башлана.

Төбәк этабы 5-8 февральдә технология фәне белән тәмамлана. Гомумән алганда, бәйгеләрдә Чаллыдан барлыгы 404 укучы катнашачак. Иң күп катнашучылар - 26, 78, 76, 77, 57нче гимназия һәм лицей укучылары. Иң зур командалар математика (40 кеше) һәм химия (31) фәннәре буенча.

Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабы тәмамланганнан соң, 8 февральдән 28енә кадәр республика олимпиадалары үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев